Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлау­ларымны җиткерәм!

Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә их- тирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыен- лыкларын үз иңнәрегездә татыды- гыз. Күбегез әлегәчә эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Киңәш сорап та сезгә мөрәҗәгать итәбез, эш һәм тормыш тәҗ­рибәгезгә таянабыз.

Хөрмәтле ветераннар, районда сезнең һәркайсыгызга барып җитәрлек итеп эш оештырабыз. Ара­лашып яшибез. Сез моңа лаек. Ве­тераннарга уңайлы шартлар тудырыла, социаль хезмәт күрсәтү ка­милләштерелә, ветераннарның иҗ­тимагый оешмалары актив эшчәнлек башкара.

Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!

Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев