Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби хезмәткәр укучыларга үзенең Ватанны яклавы турында сөйләде

Бәтке мәктәбендә 2 «а» сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы Игорь Карпов белән очрашты.

Бәтке мәктәбендә 2 «а» сыйныф укучылары кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы Игорь Карпов белән очрашты. Ул укучыларга Ватанга хезмәт итүне сайлавы һәм җиңелгән кыенлыклары турында сөйләде.

Очрашу һәм хәрбинең  тормыш юлы зур кызыксыну уятты: балалар көнкүреш, кораллану һәм сугыш хәрәкәтләре турында сораулар бирделәр, аларга кунак гадел һәм ачыктан-ачык җавап бирде.

Игорь Витальевич укучылардан килгән хатларның солдатларның әхлакый рухы өчен бик мөһим булуын әйтте. Очрашу ахырында егетләр хәрби хезмәткәргә тизрәк җиңү белән кайтуын теләделәр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар посылка тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев