Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан Бүләк җыю йоласы
Яңалыклар

Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан Бүләк җыю йоласы

Сабан туена әйбер җыю, яулык җыю -хәзер дә күңелле күренеш авылларда. Иске Дөреш авылында әлеге йола елдан ел яшьләрне-өлкәннәре берләштерә.

Гармун тарткан, җыр сузган егетләр, кызлар авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, бүләкләр җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы, хуҗабикәләр, күрше-тирә җыелышып бүләк җыючыларны капка алдында көтеп ала.

Исегезгә төшерәбез,быел район Сабан Туе  8 июнь көнне Кызыл-Байрак авылында узачак. Бәйрәмнең махсус кунаклары Айдар Фәйзрахманов һәм Данир Сабиров.


Нет комментариев