«Ворошиловский» районда беренче булып урып-җыюга кереште
Урып-җыю кампаниясенә старт бирү – аграрийлар өчен һәрвакыт дулкынландыргыч һәм җаваплы чор.
Быел «Әнәк» агрофирмасының «Ворошиловский» филиалы районда беренчеләрдән булып көзге бодайны уруга кереште. Кырлардан инде комбайннар гөрелтесе ишетелә, ә белгечләр командасы, үткәндәге казанышлардан рухланып, яңа хезмәт рекордына әзер. Уракның ничек башлануы, хуҗалыкның планнары һәм аграрийлар алдындагы бурычлар турында – хәбәрчеләребез материалларында.
«Әнәк» агрофирмасының «Ворошиловский» филиалы директоры Максим Ионычев:
Бүген безнең хуҗалык көзге бодай җыюга кереште – кырда өч комбайн эшли. Команда тулысынча әзер: техника әзерләп куелган, ә хезмәткәрләр барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Без лаеклы хезмәт хакы түлибез, шуңа күрә безнең комбайнчылар дәртләнеп эшләргә һәм нәтиҗәләр күрсәтергә әзер.
Быел безгә 4 мең гектардан артык чәчүлек җирләреннән уңыш җыеп алырга кирәк, шуның 1130 гектарында шикәр чөгендере үсә – бу безнең хуҗалык өчен рекордлы күрсәткеч. Без аны урып-җыюга актив әзерләнәбез: башта бөртеклеләрне урып-җыюны төгәллибез, аннары чөгендергә керешәбез.
Үсеш динамикасы сизелерлек: 2023 елда без 36 мең тонна чөгендер җыеп алдык, 2024 елда – 57 мең тонна.
Хезмәтебез федераль дәрәҗәдә бәяләнде: быел без Бөтенроссия рейтингында 1 нче урын алдык һәм шикәр чөгендере үстерү буенча иң яхшы хуҗалыкларның берсе буларак I дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Бу бүләк кенә түгел – бу безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне раслау!
Рәшит Хәбетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:
«Быел районда 35 мең гектардан артык мәйданнан бөртекле культуралар җыеп аласы бар. 120 комбайн эшкә әзер, алар тиз арада урып-җыюга керешәчәк. Кырга беренче булып «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖнең «Ворошиловский» филиалы чыкты – якын көннәрдә аңа барлык хуҗалыклар да кушылыр дип өметләнәбез. Һава торышы яхшы, димәк, урып-җыюны тиз һәм нәтиҗәле башкарып чыгу мөмкинлеге бар. Игенчеләргә мул уңыш, бердәмлек һәм уңышлар телим!»
Айзат Фәррахов, «Әнәк» агрофирмасының «Ворошиловский» филиалы баш агрономы:
«Бөртеклеләрне аерым ысул белән җыя башладык – бу коры бөртек алырга һәм тигез өлгерүгә ирешергә мөмкинлек бирә. Комбайннарның барысы да эшкә әзер: икесе кырга чыккан, өченчесе төнлә рәт араларын эшкәртте. Бүгенге көндә ашлыкның дымлылыгы 15,9-16,0% тәшкил итә, бу нормага туры килә.
Безнең белән бергә студент-практикант – булачак агроном Радмир Бәйрәмов та эшли, ул Мәскәүдә укый. Бу аңа җирдәге эшнең барлык нечкәлекләрен практикада үзләштерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Безнең хуҗалыкта бөртекле культураларның гомуми мәйданы – 3211 гектар, өстәвенә 1130 гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Эш план буенча бара, һәм без яхшы уңышка өметләнәбез».
Хәерле сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев