Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Видеокамералар җинаятьчеләрне таба

«Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында Тукай районының җирле пунктларына сигез стационар видеокамера урнаштырылган иде. Әлеге приборларның җинаятьләрне ачыклауда ярдәме шактый зур.

Мисал өчен, 2017 елның 12 декабреннән 2018 елның 9 гыйнварына кадәр вакыт аралыгында район Эчке эшләр бүлегенә Бәтке авыл җирлегеннән җиде хәбәр керә. Дәгъва хатларында шушы җирлектә урнашкан Кама автобазарында законсыз рәвештә офис ачылуы турында белдерелә. Бу фирманың, ялган килешүләр нигезендә эшләп, автомобильләр сату белән шөгыльләнүче оешмадан машиналар урлавы мәгълүм була. Стационар камера язмалары аша полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләр хәрәкәт иткән машинаны табалар. Шулай итеп, кырын эштә Пермь өлкәсендә яшәүчеләрнең катнашы барлыгы ачыклана.
2018 елның 2 апрелендә район Эчке эшләр бүлегенә Яр Чаллыда яшәүчедән гариза керә. Ул «Чаллы-Бройлер» предприятиесе янындагы машина кую урыныннан «КАМАЗ» автомобилендәге 35 мең сумлык тахографның юкка чыгуы турында хәбәр бирә. Бу юлы да каракны тотарга видеокамера ярдәм итә. Җинаятьче Яңа поселогында яшәүче, элек тә хөкем ителгән ир-ат була. Соңрак ул гаебен танып үзе дә полициягә килә. Урланган тахограф хуҗасына кире кайтарыла, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлекчәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев