«Ватанны саклаучылар өчен 1000 банка хәләл-тушенка!»
Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә 1000 банка хәләл-тушенка тапшырды.
Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм тапшырды — 1000 банка хәләл-тушенка.
Бу җыем #СВОихНеБросаем акциясе кысаларында Тукай мөхтәсибәте каршындагы «Благочестие–Ихсан» хәйрия төркеме тарафыннан оештырылды. Әлеге инициативага район мәчетләре имамнары, җирле халык һәм меценатлар кушылды.
Читтә калмаган һәркемгә зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезнең игелекле эшләрегезне кабул итсен, гаиләләрегезгә баракат бирсен һәм алгы сызыкта туганнарыбызны якласын. Әмин!, – Инсаф хәзрәт Сәүбәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев