«Ватан чигендә»: Кенәздә чик сакчыларын искә алдылар
28 майда Россия чик сакчылары көнен — батырлык, намус һәм бурычка тугрылык көнен билгеләп үтә.
Нәкъ 105 ел элек чик сакчылары оештырылды, һәм шул вакыттан бирле яшел фуражкалы сугышчылар илебез чикләрен ышанычлы саклыйлар, террорчылыкка, җинаятьчелеккә һәм наркотрафикка каршы көрәшәләр.
Кенәз авыл җирлегендә «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында тантаналы митинг узды. Анда «Йолдызлы яңгыр» лагере егетләре, ветераннар, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары һәм, әлбәттә, үзләре чик буенда хезмәт итүчеләр катнашты.
Ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чик сакчыларын котлады.
Ветеран Петр Петрович Елкин чик буе гаскәрләренең хезмәте һәм традицияләре турында сөйләде.
Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Һәйкәлгә рәхмәт һәм Мәңгелек хәтер йөзеннән чәчәкләр салдылар.
Чик сакчылары - ныклык һәм Ватанга тугрылык символы. Аларның Бөек Ватан сугышы елларындагы, локаль конфликтлардагы һәм безнең көннәрдәге батырлыклары - барыбыз өчен дә үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев