Вакцинация - котыру авыруыннан бердәнбер ышанычлы ысул
«Тукай РДВБ» ДБУ ветеринария белгечләре вак йорт хайваннарына котыру авыруына каршы вакцинация ясыйлар.
«Бердәнбер ышанычлы ысулы-вакцинация. Йорт хайваннарын даими вакцинацияләү - хуҗаларның бурычы», – дип искәртәләр белгечләр.
Котырудан дәвалау юк. Инфекция йоктыруда шикләнелгәндә, терлек ветеринар күзәтүе астында булырга тиеш. Диагноз расланган очракта, хайванны эвтаназиягә дучар итәләр.
Бердәнбер ышанычлы ысулы - вакцинация. Йорт хайваннарын даими вакцинацияләү-хуҗаларның бурычы. Бигрәк тә кыргый хайваннар белән элемтәгә кермәгез. Тешләгәндә, кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итегез.
Кертү, тоту, чиплау, карантин үткәрү, планлы диагностика чаралары, вакцинация мәсьәләләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен хайваннар һәм кошлар хуҗалары «Тукай РДВБ» ДБУГА (8552) 46-40-61 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Белгечләрнең үз вакытында консультациясе күп кенә проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк һәм бөтен җәмгыять өчен куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев