Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган ел районда 5 кеше хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган

Тукай муниципаль районында узган елны хезмәт урынында 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк. Авырлык дәрәҗәсе буенча караганда 5 очрак - үлемгә китергән. Әлеге мәсьәләне аппарат киңәшмәсендә ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фондының 15нче филиал директоры Фәрит Нәҗмиев күтәрде. Шуларның өчесе иминияткә хокуклы дип табылган....

Тукай муниципаль районында узган елны хезмәт урынында 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк. Авырлык дәрәҗәсе буенча караганда 5 очрак - үлемгә китергән. Әлеге мәсьәләне аппарат киңәшмәсендә ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фондының 15нче филиал директоры Фәрит Нәҗмиев күтәрде. Шуларның өчесе иминияткә хокуклы дип табылган. Фәрит Фантимерович хезмәт һәм предприятие җитәкчеләренең игътибарын шуңа юнәлтте - хезмәт травматизмын киметүдә эш белән тәэмин итүчеләрнең мәнфәгатендә ике төп икътисади механизм бар. Аның берсе финанс яктан хезмәт травматизмын кыскарту буенча кисәтү чараларын булдыру булса, икенчесе - иминиятләштерү тарифларына ташлама һәм өстәмә түләүләр булдыру, диде социаль иминиятләштерү фонды директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев