Үз балаларыңны карау — һәр ата-ананың Гаилә кодексы белән беркетелгән турыдан-туры бурычы
Тукай районында яшәүче ир-ат ике балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән өчен төзәтү эшләренә хөкем ителде.
Тукай район суды 50 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады. Ул РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда (суд карарын бозып, ата-ана тарафыннан балигъ булмаган балаларны тоту өчен акча түләмәү очрагының кабатлануы) гаепле дип табылды.
Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче моңа кадәр ике балигъ булмаган баласын тоту өчен акча түләмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе 1 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма шуңа карамастан, 2024 елның октябреннән башлап бер ел дәвамында алимент түләмәгән. Әлеге чорда бурыч суммасы якынча 220 мең сум тәшкил иткән, ә суд тарафыннан 2024 елның мартында алимент түләү бурычы йөкләнгәннән бирле гомуми бурыч 420 мең сумнан артып киткән.
Ир-ат үз гаебен таныды. Суд аңа 4 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт кеременә тотып калыначак.
Тукай районы прокуроры Руслан Галиев искәртә: үз балаларыңны карау — һәр ата-ананың Гаилә кодексы белән беркетелгән турыдан-туры бурычы. Алиментлар түләү — ул «ярдәм» генә түгел, ә баланың лаеклы яшәү дәрәҗәсен тәэмин итү өчен закон таләбе. Бу бурычны үтәмәү катгый җаваплылыкка, шул исәптән җинаять җаваплылыгына да китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев