Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Уйнагыз, гармуннар!» конкурсында катнашыгыз

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетыннан редакциябез почтасына милли конкурс үткәрү буенча нигезләмә һәм чакыру килде. 14 октябрь көнне Свердловск өлкәсе, Түбән Сергинск районы, Аракаево авылының Милли мәдәни комплексында милли уен коралларында уйнаучыларның «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән төбәкара конкурсы үткәрелә. Бәйгедә яшь буенча чикләүләр юк, анда инструменталь коллективлар да, соло-башкаручылар (баянчылар,...

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетыннан редакциябез почтасына милли конкурс үткәрү буенча нигезләмә һәм чакыру килде. 14 октябрь көнне Свердловск өлкәсе, Түбән Сергинск районы, Аракаево авылының Милли мәдәни комплексында милли уен коралларында уйнаучыларның «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән төбәкара конкурсы үткәрелә. Бәйгедә яшь буенча чикләүләр юк, анда инструменталь коллективлар да, соло-башкаручылар (баянчылар, гармунчылар, курайчылар, кубызчылар һ.б.) да катнаша ала. Конкурсантлар ике милли әсәр әзерләп килергә тиешләр. Конкурска заявкалар (ул газетабызның рәсми сайтында - tukai-rt.ru урнаштырылган) 10 октябрьгә кадәр факс буенча (834398 67217) яисә электрон почта аша (salavatarakaevo@mail.ru) кабул ителә. Бәйге турында тулырак шулай ук безнең сайтта таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев