Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут бирүне вакытлыча өзеп торачаклар

Тукай районында индивидуаль торак төзелеше киң алып барыла, шул исәптән күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Газ челтәре җитешмәү сәбәпле, кайбер зоналарда электр куллану үсеше электр челтәрләре күтәрелешеннән шактый узып китә. 110 кВ Ильбухтино һәм 110 кВ Шилнә подстанцияләреннән тәэмин ителә торган Тукай районының СНТ, ДНТ,...

Тукай районында индивидуаль торак төзелеше киң алып барыла, шул исәптән күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла.

Газ челтәре җитешмәү сәбәпле, кайбер зоналарда электр куллану үсеше электр челтәрләре күтәрелешеннән шактый узып китә. 110 кВ Ильбухтино һәм 110 кВ Шилнә подстанцияләреннән тәэмин ителә торган Тукай районының СНТ, ДНТ, Олы Шилнә, Кече Шилнә, Әҗмәкәй авылларында линия электр челтәрләрендә йөк үсеше күзәтелә. Туплану йөкләнеше бигрәк тә линияләр ахырында кулланучылар чигендәге электр энергиясенең сыйфаты начарлануына һәм электр линияләренә артык көч килүенә китерә.

0,4 кВ электр челтәрләрендә киеренкелек дәрәҗәсе күтәрелү өчен филиалда вольт өстәүче трансформаторлар кулланыла, ләкин бу ысул электр энергиясенең сыйфаты мәсьәләсен тулысынча хәл итми.

2016-2017 елдагы декабрь һәм гыйнвар суыкларында, аварияле өзүләр вакытында җитәрлек дәрәҗәдә булмаган КВЛ-10(6) кВ үткәрү сәләте 110 кВ Ильбухтино һәм 110 кВ Шилнә подстанцияләренең боҗраланучы фидерлар арасындагы йөкләнешне оператив күчерергә мөмкинлек бирмәде.

Алга таба электр линияләренә артык көч килүен булдырмау, электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм электр энергиясенең сыйфаты күтәрелүе өчен ААҖ «Сетевая компания» идарәсе белән 2017 елгы инвестиция программасы буенча 110 кВ Ильбухтино подстанциясенең 2 һәм 6 фидерларының Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино, Игенче, шулай ук «Восход», «Дизелист», «Транспортник», «Нектар», «Орбита», «Лазурный», «Дружба», «Зеленые Горки», «Росинка», «Родник», «Искра» бакча ширкәтләренә ВЛ-6кВ электр челтәрләрен реконструкцияләү өчен өстәмә акча бүлеп бирелде.

Реконструкция кысаларында 110 кВ Ильбухтино подстанциясеннән 6 кВ һәм 10 кВ ике өстәмә линия төзеләчәк, КТПларда тугыз трансформатор алыштырылачак.

Якын арада ААҖ «Сетевая компания» филиалы Яр Чаллы электр челтәрләре белән билгеләнгән линияләргә булачак реконструкция эше башкарылачак. Реконструкцияләү буенча төп эшләр барганда кулланучыларны электр белән тәэмин итүдән туктатмыйча мөмкин түгел.

Моның белән бәйле рәвештә, ААҖ «Сетевая компания» филиалы Яр Чаллы электр челтәрләре билгеләнгән яшәү җирлекләрендә урнашкан җир һәм торак урыннар милекчеләрен 20 ноябрь 2017 елдан алып 31 декабрь 2017 елга кадәр планлаштырылган электр энергия сүндерүе турында белдерә.

Үз чиратында, этаплап реконструкцияләү һәм кулланучыларны резерв линиягә күчерү хисабына әлеге сүндерүләр мөмкин кадәр киметеләчәк.

Алда торган мәгълүмат сүндерүләр графигы белән билгеләнгән торак пунктларның авыл җирлекләр башкарма комитетларына җибәреләчәк, мәгълүмати стендларда урнаштырылачак, телефон аша хәбәр итү юлы белән һәм SMS-хәбәрнамәләр юлланылачак.

Алда булачак планлаштырылган электр энергия сүндерүләр белән сез ААҖ «Сетевая компания» сайтында: www.gridcom-rt.ru яки бушлай телефон 8-800-2000-878 номеры буенча ААҖ «Сетевая компания» Контакт-үзәгенә шалтыратып белешә аласыз.

ААҖ «Сетевая компания» филиалы Яр Чаллы электр челтәрләре сезгә вакытлыча китергән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев