Урып-җыю кампаниясе алдынгылары билгеләнде
Тукай районында урып-җыю кампаниясе уңышлы дәвам итә.
Кырларда эш кайный, комбайннар һәм йөк автомобильләре гүләве сөендерә. Игенчеләр көзге аяз көннәрнең һәр минутын мөмкин кадәр күбрәк файдаланалар, үстерелгән уңышны саклап калырга тырышалар.

Авыл мәдәният йортлары каршында эшләүче үзешчәннәр, иҗат коллективлары оештырган агитбригадалар кырларга чыга. Эш тәнәфесләре вакытында алар хезмәт сөючән игенчеләребезгә искиткеч концерт номерлары күрсәтә.

2025 елгы урып-җыю кампаниясенең чираттагы алдынгылары билгеләнде. Алар – Александр Бобылев, «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ хезмәткәре, Рәмзил Сәгыйдуллин һәм Ринат Гыйбадуллин, «Сәйдәшев» ҖЧҖ хезмәткәрләре.
Районыбыз кырларындагы эшләр ахырына якынлаша. Игенчеләргә аяз һава торышы һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев