Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарда тәртипме? 

Татарстан урманнарында янгынга каршы режим игълан ителү турында газетабызда язган идек. 12 майдан башлап өч атна дәвамында урманнарга керү тыела. Тукай районында әлеге таләпләр үтәләме? Шуны ачыклау өчен район башлыгы Фаил Камаев якшәмбе көнне урманга чыкты. 

Фаил Мисбахович Яңа поселогы белән Калмаш җирлеге арасындагы урманлыкта булды. Урман хуҗалыгы хезмәте тарафыннан янгынга каршы чаралар күрелгән: урман читләре буразналар ясап сөрелгән, чүп-чардан саклау буенча урман алларына плакатлар язып эленгән. Аунап яткан пластик савыт-саба, чүп-чар күренмәсә дә, аланнарда ял итүчеләр калдырган «эз»ләр очраштыра. 
Рейдта катнашучылар урман буенда ял итүчеләргә дә юлыкты бу көнне. Район башлыгы табигать хозурына машиналарда чыгып, палаткалар корып ял итүчеләр белән әңгәмә корды. Чит төбәкләрдән килүчеләргә (машина номерларына караганда) безнең республикада һәм район территориясендә тиешсез вакытта урманга чыгарга ярамаганлыгы искәртелде. 
Алабуга урманчылы-гының район участогы урманчысы Ирек Сафин әйтүенчә, урманнардагы янгынның 90 проценттан артыгы кеше гаебе белән чыга. Ул тукайлыларны, авылларга кунакка кайтучыларны урманнарда аеруча сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра. «Таләпләрне үтәмәгән, тиешсез вакытта урманга чыккан кешеләргә штраф салу каралган: физик затларга – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр. Кемнең дә булса гаебе белән урманда янгын чыкса, гаепле кеше РФ Җинаятьләр Кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартыла. Янгын чыгаруда гаепле зат матди зыянны да капларга тиеш була», – ди Ирек Сафин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев