Район игенчеләре бөртекле культуралар уңышын җыюны тәмамлады.
Барлыгы 43,4 мең гектар мәйданнан 174,9 мең тонна ашлык җыелды. Гектарыннан уртача 40,3 центнер бөртек алынды. Хәзер игенчеләрнең 7 мең гектар мәйданнан рапс, рыжик, горчица, люпин, орлыкка кукуруз кебек техник культураларны җыясы кала. “Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Гектарыннан уртача 450 центнер татлы тамыразык чыга. Тулаем җыем – 62,7 мең тонна. Аерым хуҗалыкларда бәрәңге уңышын җыю дәвам итә. Сентябрь азагында кишер, кәбестә җыюга керешәчәкләр.
Нет комментариев