Урак – 2025
Һава шартлары уңай булсын, ә уңыш мул булсын! Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев урып-җыю кампаниясенең барышын тикшерде
Алда – уракның киеренке көннәре, район урып-җыюга әзер, техника сафта, димәк, мул уңышны югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге бар. Тукай районы аграрийлары җаваплы этапка – урып-җыю кампаниясенә кереште. Эшләрнең барышын шәхсән бәяләү, кыр хезмәтчәннәре белән аралашу һәм аларга ярдәм итү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча рейдка чыкты. Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләренең барышын шәхсән үзе тикшерде. Беренче булып «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Ворошиловский» филиалында булды. Филиал районда беренчеләрдән булып көзге бодайны җыюга керешкән. «Быел безгә 4 мең гектардан артык чәчүлек җирләре җыярга туры киләчәк, шуларның 1130 гектары шикәр чөгендере – бу безнең хуҗалык өчен рекордлы күрсәткеч. Хәзер үк без аны җыюга актив әзерләнәбез: башта бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлыйбыз, аннары чөгендергә керешәбез», – дип билгеләп үтте «Ворошиловский» филиалы директоры Максим Ионычев.
Аннан соң Камил Нәҗмиев Сәйдәшев исемендәге җитештерү предприятиесенә юнәлде, анда көзге бодайны җыю эшләре башланган инде. Матур традиция буенча, кыр эшчеләрен авыл мәдәният йорты артистлары җырлап озатып калды. Имам-хатыйб Илдар Хәзрәтов Коръән аятьләрен укыды һәм игенчеләргә уңышлы хезмәт өчен фатиха бирде. Предприятие директоры Марат Сафин алдынгы хезмәткәрләрне һәм ветераннарны акчалата премияләр белән бүләкләде.
Киләсе нокта – «Ярыш» ҖЧҖ – районның алдынгы хуҗалыкларының берсе, ул ел саен чәчү һәм урып-җыю сроклары буенча алда бара. Җитәкче Рәсим Шәйхаттаров җитештерү күрсәткечләренә генә түгел, хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтүгә дә игътибар бирә: хезмәт хакы вакытында түләнә, уңайлы хезмәт шартлары тудырыла. Предприятиенең планнарында –уңышны арттыру өчен яңа технологияләр кертү.
Эш сәфәре «Гигант» ҖЧҖдә төгәлләнде. Анда Камил Нәҗмиев техниканың уракка әзерлеген бәяләде. Кырда берьюлы биш комбайн – бик яхшы оештыру күрсәткече! Хуҗалык җитәкчелеге коллектив турында кайгырта, премия бирүне күздә тота һәм уңайлы эш шартлары белән тәэмин итә. Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе директор Ренат Җиһаншинга һәм бөтен командага урып-җыюда уңышлар теләде: «Һава шартлары уңай булсын, ә уңыш мул булсын! Ышанам, «Гигант» быел да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәк».
Тукай районы, аграрийларның бердәм хезмәте һәм җитәкчелекнең ярдәме белән ышанычлы рәвештә югары күрсәткечләргә омтыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев