Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Универсиадада алтын яулаган көрәшче Татарстанда көрәш үсешенә тәкъдимнәрен әйтте

"Минем уйлавымча, татар көрәшен югарырак дәрәҗәгә күтәрүне - гадел хөкемдарлыктан, дөрес үлчәүдән башларга кирәк", ди Илдар Гыйниятуллин. 5 тапкыр Россия чемпионы, 2013 елда Казанда узган Универсиадада алтын яулаган көрәшче Илдар Гыйниятуллин Татарстанда көрәш үсеше өчен - гадел хөкемдарлар һәм көрәшчеләрне дөрес үлчәү булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ"...

"Минем уйлавымча, татар көрәшен югарырак дәрәҗәгә күтәрүне - гадел хөкемдарлыктан, дөрес үлчәүдән башларга кирәк", ди Илдар Гыйниятуллин.

5 тапкыр Россия чемпионы, 2013 елда Казанда узган Универсиадада алтын яулаган көрәшче Илдар Гыйниятуллин Татарстанда көрәш үсеше өчен - гадел хөкемдарлар һәм көрәшчеләрне дөрес үлчәү булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Теләчедә узган III Салават Фәтхетдинов призы ярышларында әйтте.

"Минем уйлавымча, татар көрәшен югарырак дәрәҗәгә күтәрүне гадел хөкемдарлыктан, дөрес үлчәүдән башларга кирәк. Бу бигрәк тә балалар арасында шулай булырга тиеш. Хәзер заманасы шундый: балалар кызык һәм көчле көрәш булган урынга бара. Шулай ук приз фондын да арттырырга кирәк", - диде көрәшче.

"Теләче районында балалар кече яшьтән көрәш белән шөгыльләнә башлый. Безнең команда барлык ярышларда да призлы урыннар алып бара. Бу - команданың бердәм булуыннан тора. Бәләкәй генә район булганга, безгә бераз авыррак. Шул ук балалар футбол, хоккей, көрәш белән шөгыльләнә", - диде Илдар Гыйниятуллин.

Реклама

Илдар Гыйниятуллин, районда көрәш үсеше булсын өчен, шулай ук анда көчле, спорт сөючән җитәкче булырга тиеш, дип саный. Теләче башлыгы Илдүс Зарипов районда спорт үсешенә күп көч куя. Соңгы елларда һәр авылда да спорт мәйданчыклары булдырылган.

Илдар Гыйниятуллин - 5 тапкыр Россия чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы, Татарча көрәш буенча Россиянең атказанган остасы. 2013 елда Казанда узган XXVII Җәйге универсиадада көрәш буенча алтын медаль яулый.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Илдар Гыйниятуллин - Татарстанның данлыклы көрәшчеләре Наил Хәмидуллинның оныгы, Сәгыйть Гыйниятуллинның улы. 8 апрель көнне Теләчедә узган Салават Фәтхетдинов призы көрәш ярышында бу гаиләнең дүртенче буын көрәшчесе, Илдан Гыйниятуллин мәктәпкәчә яшьтәге көрәшчеләр арасында беренче урынны яулады. Илдар Гыйниятуллинның кызы да билбау көрәше белән кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X