Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул һаман да безнең күңелләрдә...

Узган атнада Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булды. Аңа 57 яшь иде. Җырчының үлем сәбәбен табиблар йөрәк өянәге дип белдерде. Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр, димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия»....

Узган атнада Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булды. Аңа 57 яшь иде. Җырчының үлем сәбәбен табиблар йөрәк өянәге дип белдерде.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр, димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия».

Соңгы көннәрдә җырчы 87 яшьлек әнисендә кунакта булган. Үләсе көнне иртән йөрәге нык кына авырта башлаган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар, больницага китереп җиткерә алмаганнар.

Халык җырчысы Хәния Фәрхи белән башта туган ягында - Башкортстанның Югары Тәтешле авылында хушлаштылар. Аннары җырчының гәүдәсен Казанга алып кайтып, матәм чарасын Г. Камал исемендәге театрда уздырдылар. Аның үлеменнән соң халык шигырьләр, бәетләр иҗат итте.

Хәния Фәрхи 17 яшендә туган авылыннан Мәскәүгә киткән. Текстиль институтында укыган, да параллель рәвештә музыка училищесына кергән. Казанга кайткач театр училищесында укый. Озакламый Хәния кияүгә чыга, Тинчурин театрында эшли. 2000 елда Хәния Фәрхи берьюлы ике югалту кичерә - аның олы абыйсын машина бәреп китә, икенче абыйсын үтерәләр.

«Бәйрәм» ансамбле артистларының берсе Хәниянең теләген сөйләгән. «Туган ягыңда үлсәң яхшы булыр иде. Әмма мине Казанда күмәргә кирәк. Казандагы кебек мине бер җирдә дә яратмыйлар!» - дип әйткән булган җырчы.

Фото where.ustravelservices.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев