Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән котлавы

Мөбарәк бәйрәмебез – Ураза Гаете белән тәбрик итәм! Без Изге Рамазанга ирешеп Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоттык. Ураза гаетен бәйрәм итәбез.

Гает әл-фитр мөбарәк булсын!
Җирләр һәм күкләр, барча галәмнәр, терек һәм терек булмаган  барча мәхлукларны бар кылучы, барлык галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ Субхәнә үә Тәгаләгә хәмде-сәнәләребез һәм мактауларыбыз, догаларыбыз булсын! Көч-куәт Иясе булган Кодрәтле Аллаһка, һәм дә барлык гавам халкына җибәрелгән Ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә, һәм дә аның әһле-бәйтенә, барлык сәхабаларына салават-сәламнәребез ирешеп торса иде!
Туры юлда булучы – һидәятькә ирешкән дин кардәшләрем!
Хөрмәтле райондашларым!
Мөбарәк бәйрәмебез – Ураза Гаете белән тәбрик итәм! Без Изге Рамазанга  ирешеп Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоттык. Ураза гаетен бәйрәм итәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә: «Аллаһ Тәгалә: “Ий, Минем бар кылганнарым, Минем яратканнарым! Минем ризалыгым өчен сез ураза тоттыгыз. Мин биргән нигъмәтләр белән ризыкландыгыз, авыз ачтыгыз... Минем шәфкатемә өмет итеп догалар кылдыгыз! Торып басыгыз һәм барыгыз... Сезнең үткәндәге һәм киләчәктәге гөнаһларыгыз гафу ителде!” – дип әйтер» – дип сөенечле хәбәрен әйтеп калдырган.
Аллаһның ярдәме, шәфькате, рәхмәте безнең күңелләргә үә йөрәкләргә үтеп керсә иде, гаиләләребезгә, мәчетләребезгә, гыйбадәтханәләргә, илебездәге һәр авыл һәм калаларга ирешсә иде.
Аллаһ Субхәнә үә Тәгалә безләргә киләсе елларда да изге Рамазанга ирешүне, Раббыбыз фарыз кылган ураза гыйбадәтен тиешенчә тотуны насыйп итсен! Шушы мөбарәк бәйрәмдә мәчетләрдә Ураза Гаете намазын укып, изге догаларыбыз белән Аллаһка мөрәҗәгать итәбез. Аллаһ Тәгалә кылган изге догаларыбызны кабул итсен. Әмин!
Шатлыклы бәйрәм көнендә тыныч-имин тормыш, Аллаһның рәхмәте һәм рәхименә ирешүне, бәрәкәтле гомер, ихласлык белән дин тоту, ике дөньяда да бәхет-сәгадәтле булуыбызны телим. Гает әл-фитр мөбарәк булсын!
 
Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев