Уйнады да, уйлады да яшьләр
Яңа поселогының мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта күптән түгел күркәм чара узды. Казаннан бирегә «Яшьләр автобусы» килде.
«Мин. Син. Татарстан» исемле очрашу белән Татарстан башкаласыннан килгән активистлар республикадагы барча яшьләр белән 15 августтан 5 сентябрьгә кадәр күрешеп, кызыклы уеннар, сөйләшүләр оештырды.
Үткән атнада Тукай районы да шундый чараның үзәге булды. Пәнҗешәмбе иртәсендә районның иллегә якын иң тиктормас, инициативалы яшьләре Яңа поселогының мәдәният йорты каршында җыелды. Очрашуда Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев, районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев, бүлек белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте»нең райондагы җитәкчесе Айрат Насыров, «Россия балалар үзәге»нең («Росдетцентр») әйдәп баручы белгече, «Яшь гвардиечеләр»нең җирле идарәсе җитәкчесе Гөлназ Зарипова һәм башкалар катнашты.
Районыбыз киләчәге яшьләребезгә нык береккән. Яшәешебезне яхшыртуга юнәлдерелгән идеялары, проектлары, тәкъдим-киңәшләре безнең тарафтан зур куаныч белән кабул ителә. Республика, ил күләмендә аларны тәкъдир итеп, уңышка ирешүчеләр дә юк түгел. Без аларны ишетергә, әйткәннәрен гамәлгә ашырырыга тырышабыз. Бүгенге чара да әлеге юнәлештә яшь тукайлылар өчен үтә файдалы булачак дип саныйм. Шул уңайдан, очрашуны оешытручыларга, катнашучыларга да активлыгыгыз өчен рәхмәт әйтеп, бүгенге уеннарда һәм алда башкарыласы эшләрегездә уңышлар гына телим, – дип чыгыш ясады Юрий Павлович.
Чара үзара танышудан башланып китте. Таратылган анкеталарда катнашучылар исемнәрен яздылар, тормышларында булган мөһим әйберләрне билгеләп үттеләр, күнекмәләре, яраткан шөгыльләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук алар яшәгән урыннарының үсешенә кагылышлы идеялар турында да үз фикерләрен әйтү мөмкинлегенә ия булды. Аннары, һәммәсе дә анкеталарын махсус әзерләнгән тактага беркеттеләр. Очрашуны алып баручы исә яшьләрне командаларга бүлеп, уенны башлап җибәрде. Командалар «Татар-Пикчерс» исемле раундта егерме сорауга җавап бирделәр, аннары командаларны берләштерүче 7 уен зонасыннан уздылар. Уенның соңгы өлешендә исә командалар туган якны, үзләре яшәгән урынны үстерүгә кагылышлы биремнәрне үтәде. Алар мәгариф, сәламәтлек, авыл хуҗалыгы, тарих, туризм, сәнәгать, юл хуҗалыгы һәм башка тармакларга кагыла торган фикерләрен, үсеш идеяларын, теләкләрен язып, бу хакта башкалар каршында чыгыш ясадылар.
Соңыннан, командалар үзләренә иң ошаган үсеш идеясы өчен тавыш бирделәр. Нәтиҗәдә, җиңүчеләр дә җиңелүчеләр дә булмады. Чөнки район яшьләре тәкъдим иткән барча фикерләр дә «Мин. Син. Татарстан» вәкилләре тарафыннан кызыклы һәм мөһим дип табылды. Очрашу ахырында исә алар командаларга истәлекле бүләкләр тапшырып, күмәк фотога төште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев