Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Уятыйк авылым кичләрен

Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге, диләр.

Сәмәкәй авылы клубында бу көннәрдә районның мәдәният йорты җитәкчеләре катнашында «Уятыйк авылым кичләрен» исемле очрашу үтте. Түгәрәк өстәл артында мәдәни традицияләрне саклау, арттыру, яңа эзләнүләр, идеяләр белән уртаклашу, авыллар тормышын тагын да ямьләндерү хакында сөйләшү булды. Киләчәккә яңа планнар белән дә уртаклаштылар.

Ел ахырына ай ярым вакыт калып бара. Алда ике зур чара бар. Әниләр көне hәм Яңа ел кичәсе. Клуб җитәкчеләре авыл халкына кызыклы тамашалар, истә калырлык уенкөлкеле бәйрәм әзерли. Мәдәният йортларында эшләүчеләрдән оештыру осталыгыннан кала, тырышлык, бай фантазия, бердәм булып киңәшләшеп эшләү, халык мәнфәгатьләрен үтәү дә сорала.

«Авыл кичләрен, гармун моңына күмәргә, онытылып барган уеннарны, йолаларны торгызырга, буыннан буынга күчерергә кирәк. Безнең максат менә шул», – дигән теләкләр яңгырады сөйләшү, аралашу вакытында. Чара ахырда – тәмле чәй өстәле артында клуб җитәкчеләре сый-нигъмәтләрдән авыз иткән арада, үзләре дә җыргамоңга осталыкларын күрсәтте. Хәтта спектакльләрдән өзекләр дә уйналды. Шулай үзара дустанә тату мөгәлләмәдә яшәргә, ярдәм итешергә кирәклеге дә әйтелде.

Әлфия Дөлфанурова, Югары Байлар мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев