Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзелеш объектларында һәм бакча йортларында урлаулар күп

Язгы айларда, җәйгә керүгә төзелә торган объектлардан, бакча йортларыннан кыйммәтле төзелеш материаллары, инвентарь, инструментлар, йорт кирәк-яраклары, ашамлыклар урлау очраклары күп булды, дип хәбәр итә район буенча Эчке эшләр бүлеге. Апрель һәм май айларында бүлекнең дежур частена бу турыдагы шалтыратулар һәр көнне диярлек керде. Мәсәлән, «Яблочко» ширкәтеннән су торбалары, «Калинка»дан -...

Язгы айларда, җәйгә керүгә төзелә торган объектлардан, бакча йортларыннан кыйммәтле төзелеш материаллары, инвентарь, инструментлар, йорт кирәк-яраклары, ашамлыклар урлау очраклары күп булды, дип хәбәр итә район буенча Эчке эшләр бүлеге. Апрель һәм май айларында бүлекнең дежур частена бу турыдагы шалтыратулар һәр көнне диярлек керде. Мәсәлән, «Яблочко» ширкәтеннән су торбалары, «Калинка»дан - электр инструментлары, «Бриз» ширкәтенең бер йортыннан - газ плитәсе, «Колосок»тан - телевизор, «Прибрежный»дан - автомобиль прицебы, «Лесное»дан - мотоблок, моточапкыч һәм инструментлар, «Ясная поляна» ширкәтеннән электр инструментлары һәм кабель урлау очраклары теркәлде.

Караклардан саклану өчен район буенча Эчке эшләр бүлеге хуҗалардан шәхси әйберләрен сакланмый торган, озак вакыт килми торган йортларда, биналарда калдырмаска чакыра. Әгәр урлаучылар турында хәбәрләр булса, 37-96-60, 71-37-60, 71-44-81 телефоннарына шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев