Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тылсымлы бакча – тырышлык билгесе

Хәтерегездәдер, газетабыз белән игълан ителгән «Өй артыгыз – гөлбакча» конкурсына Республика көнендә нәтиҗә ясарга тиеш идек.

Ләкин, бәхеткә димме, ниятләребез бераз үзгәрде. Чөнки бәйгенең соңгы көннәрендә редакция почтасына конкурста катнашырга теләүчеләрдән шактый гына хатлар килде. Аларның кайберләре турында бүгенге санда сөйләп, тырышлыклары белән тудырган матурлыкларын сезгә дә күрсәтик әле.

Бу юлы безгә Теләнче Тамак авылыннан берьюлы ике хат килеп төште. Шуларның берсе Наилә Зарифуллинадан, икенчесе Равилә Хаҗиевадан булды. Җитмеш сигез яшьлек Наилә апа безгә фотосурәтләр җибәреп вакланып тормаган, якыннары ярдәмендә видео ясап юллаган. Видеодагы кыпкызыл розалар, башка күптөрле чәчәкләр янында хуҗабикә үзе дә басып, яздан бирле назлап үстергән гөлбакчасына сөенеп туя алмый.

Наилә Зарифуллинаның авылдашы Равилә Хаҗиеваның бакчасы исә бөтенләй хушны алырлык булып чыкты. Социаль хезмәткәр эшен башкарып, өлкән буын ваәкилләренә ярдәм итүче, аларны кайгыртып торучы Равилә ханым ихатасында аллы-гөлле, төрледәнтөрле чәчәкләр үстерергә дә вакытын таба икән. Алай гына да түгел, чын дизайнерларча ул әлеге эшкә бар җаваплылык белән, иҗади фикер йөртүгә таянып алынган.

Аның биредә нәрсә генә юк: бакча уртасында агачтан кечкенә һәм бик матур басма салынган, ике ягыннан кечкенә кыз-малай сыннары урнаштырылган. Кулларына лампалар тоткан бу мөләем бала сыннары әлеге урынга ниндидер бер тылсым өсти. Җимеш агачы төбендә хуҗалар үз куллары белән агачтан аркалы эскәмия дә ясап куйганнар. Аның өстендә утыручы чыпчык сыны да, катлы-катлы чүлмәкләрдә утыручы гөлләр дә, агачка эленгән кош җимлеге, җиргә җәелгән вак таш та япон киноларын хәтерләтте.

Шуннан ерак түгел, каршыда үк кечкенә күлгә дә урын табылган. Аның өслегендә төнбоеклар чәчәк атып утыра, бәбкәләре белән ясалма аккошлар «йөзә». Күлгә кечкенә генә шарлавыктан суы да мәлдерәп төшә, аның янында күкрәп буй җиткән абагалар, кыяклы үсентеләр арасына торналар сыенган, ә шарлавык түбәсендәге ташта горур бөркет утыра. Саный китсәң – телең дә, каләмеңнең карасы да җитеп бетмәс. Шул бихисап фотоларга өстәп, Равилә ханым үз бакчасын кичен, караңгы төшкәндә видеога да төшереп җибәргән. Чәчәкләр, куаклар, гөлләр арасында янып торган гирляндалар, фонарьләр хуҗабикәнең бакчасын чыннан да әкият дөньясына әверелдергән! Бу хозурлыкны күреп шунда көндезен чәйләр эчеп, кичләрен чикерткә, бөҗәк тавышларын тыңлыйсы килеп китте.

Районыбызның Мирный поселогында гомер итүче Яна Путинцева да үзенең йорт тирәсен кулыннан килгәнчә гүзәллеккә күмәргә тырыша. Яңа йорт тирәсендә әлегә эшләр күп, шуңа күрә хуҗабикә аларның һәммәсен үз җае, тәртип белән башкарырга омтыла. Инде хәзер үк эш нәтиҗәләрен дә күрергә була.

Ишегалдына ясалма сулыклар урнаштырылган. Тәрәзә каршында төрледән-төрле бакча сыннары куелып, вак таш җәелгән, алар өстендә вак утраучыклар булып туя куаклары үсеп килә, агачтан киселгән түгәрәк «тәлинкә»ләрдән сукмак салынган. Бу бакча да японнар ярата торган бансай, икебана композицияләрен хәтерләтте безгә. Шушында ук Яна Путинцева ак төстә чәй өстәленә, тибрәлә торган эскәмиягә дә урын тапкан. Әфәрин!

Иске Дөреш авылыннан Гөлназ һәм Илнар Закировларның хуҗалыклары да чәчәккә, агачкуакларга күмелеп ята. Кая гына күз атма – бар җирдә яшеллек, төрләрен санап бетергесез санда гөлләр үсеп утыра. Әйтерсең хуҗа кешеләр бер генә буш җир калдырмаска ниятләгәннәр. Чыннан да шулай булса, эшләре барып чыккан.

Чыршылар, матур итеп киселгән куаклар, агачлар, бер чәчәк түтәлендә тату гына утырган төрле сорт гөлләре, кыяклы үсентеләр – һәммәсе күз явын алырлык. Алай гына да түгел, йорт дивары янында да клумбалары бар, веранда түбәсенә беркетелгән асылмалы савытларда күкрәп чәчәкләр үсә. Ни дисәң дә, тырыш кешенең кулларыннан тылсым тама инде ул!

Менә шундый уңган һәм булган икән райондашларыбыз. Яшьләре дә, чәчләренә чал төшкән апаабыйлар да тик тормый бездә. Гүзәллеккә төренеп, башкарган эшләреннән тәм табып яши беләләр. Ә безнең «Өй артыгыз – гөлбакча» бәйгесе шуның белән тәмамланды. Киләсе саннарның берсендә без җиңүчеләрне игълан итеп, аларны редакциябезгә бүләкләү тантанасына чакырачакбыз.

Конкурста катнашырга өлгермәгән укучыларыбызга исә шуны гына телисе килә: актив булыгыз, безнең район газетасын укып, кызыклы вакыйгаларны, бәйгеләрне, язмаларны күрми калмагыз. Кем белә, бәлки киләчәктә узасы бәйгеләрнең берсендә сезгә дә бәхет елмаер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев