Яңалыклар

Тупланма пенсияне кайчан алырга мөмкин?

Хатын-кызларга аны - 55, ә ир-атларга 60 яшьтән ала башларга мөмкин (яки тулысынча тапкыр алырга була). Шунысы мөһим: тупланма пенсия алу страховка түләүләре күләменә йогынты ясамый.

Аны алу өчен түбәндәге кешеләр мөрәҗәгать итә ала:
- 2002 елдан 2013 елга кадәр рәсми рәвештә эшләгән;
- үз теләге белән пенсия иганәсе түләгән;
- ана капиталын пенсия булдыруга юнәлткән.
Тупланма пенсияне ничек түлиләр: - ай саен;
- страховка пенсиясенә хокукы булмаганнарга яки тупланма пенсия күләме страховка һәм тупланма пенсиянең гомум суммасының 5 процентыннан ким булганнарга - бер тапкыр;
- 10 ел дәвамында ана капиталыннан, пенсия түләүләреннән һәм вкладларның процентлардан торган пенсия түләве итеп.
Сорауларыгыз булса, Пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

 


Нет комментариев