«Пушкин көне» викторинасы үтте
Ел саен, 6 июндә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көнне бар дөнья Рус теле көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының иҗтимагый элемтәләр буенча департаменты белән мәдәни төрлелек һәм күптеллелекне үстерү, ярдәм итү программасы кысаларында оештырылган. Аның күпсанлы максатларының берсе – БМОның бар алты рәсми: инглиз, гарәп, испан, кытай, рус һәм француз телләрнең тигез хокукларын саклауга юнәлдерелгән. Оешма мәгълүматлары буенча рус телендә җир шарында 250 миллион кеше сөйләшә.