Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Пушкин көне» викторинасы үтте

Ел саен, 6 июндә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көнне бар дөнья Рус теле көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының иҗтимагый элемтәләр буенча департаменты белән мәдәни төрлелек һәм күптеллелекне үстерү, ярдәм итү программасы кысаларында оештырылган. Аның күпсанлы максатларының берсе – БМОның бар алты рәсми: инглиз, гарәп, испан, кытай, рус һәм француз телләрнең тигез хокукларын саклауга юнәлдерелгән. Оешма мәгълүматлары буенча рус телендә җир шарында 250 миллион кеше сөйләшә. 

Кнәз мәдәният йортында да Россиядә билгеләнүче Пушкин көне, Бөтендөнья рус теле көненә багышланган викторина үтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларга Александр Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аннары балаларга шагыйрнең шигырь юлларын дәвам итәргә тәкъдим иттеләр, шулай ук алар мәкаль һәм әйтемнәр, канатлы сүзләрне белүдә үзләрен яхшы күрсәттеләр. Викторина сорауларына дөрес җавап биргән укучыларга жетоннар тараттылар. Ахырда иң күп жетонннарны Камилә Васылова җыйган булып чыкты. Ул викторинаның җиңүчесе дип табылып, истәлекле приз алды. 
 Әлеге чара балаларга рус теленең бай, матур тел икәнен янә бер искәртте. 

Тамара Тузеева, Кнәз мәдәният йорты директоры


        
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев