Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көн үзәгендә - газлаштыру

Россия Дәүләт Думасы Депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Альфия Когогина җитәкчелегендә, Тукай районында Татарстан Республикасында газлаштыру буенча федераль программаларны тормышка ашыру буенча эшче төркем күчмә киңәшмә уздырды. 

Җыелышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Газпром транзгаз Казан” ҖЧҖ вәкилләре катнашында республика муниципалитетлары тарафыннан дәүләт заказы булган социаль газлаштыру программасын тормышка ашыруның барышы турында иде. Бу - Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның кушуы буенча эшләнә.
-2021 ел башында Татарстан Республикасында газлаштыру дәрәҗәсе 99,6 процентка җитте, шул ук вакытта шәһәрләрдә дә, авылларда да газлаштыру югары күрсәткечләргә ия. Шул ук вакытта, 2021 елның 1 августына 903 торак пункттагы 18,164 гаилә яшәгән йортларга газ килә башлады. Өйдәге газ - җылылык, уңайлы, кызарып пешкән бәлешләр һәм гаилә бюджеты өчен зур экономия. Шуңа күрә, Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән социаль газлаштыру программасы минем туган Татарстан өчен бик мөһим , - диде Когогина.
Быелның 26 маена республикабызда гражданнар хуҗалыкларына  газ кертү өчен 14242 гариза яздылар (шулардан 9,746 гариза кабул ителде), “Газпром Транзгаз Казан” оешмасы 7 231 контрактка кул куйды, 2988 килешү нигезендә газ җибәрүгә әзерлек тәэмин ителде, 608 килешү  буенча газ кертү эшләре төгәлләнде. Гомумән алганда, Татарстанда өстәмә газлаштыру программасы буенча 7 миллиард сумнан артык акча үзләштерелде, бу суммага махсус өстәмәтүләү һәм бердәм газлаштыру операторы акчасы да кергән.
-Безнең республикада, федераль программага өстәп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов кушуы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, I һәм II төркем инвалидларга, инвалид балалар булган гаиләләргә, аз керемле гаиләләргә газ үткәрү өчен 80 мең сумга кадәр газ җиһазлары алу чыгымнарын түләргә субсидияләр бирелде. Бу максатлар өчен 195 миллион сум акча бүлеп бирү каралган, - дип билгеләп үтте Когогина.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында газлаштырудан соңгы эш нәтиҗәләре, уңай тәҗрибә һәм муниципалитетлар эшендә гражданнарның газ җибәрүгә әзерлеген тәэмин итү чараларын күрүдә проблемалы сораулар каралды.
Тукай районында газлаштыру программасы тиешле графикта, вакытында башкарылып килә. Бу хакта Тукай муниципаль районы башлыгы  Фаил Камаев бәян итте.
Күчмә утырышта катнашучылар күчмә утырышны Подсолнухида, күпбалалы гаиләләр яши торган бистәдә дәвам иттеләр. Биредә поселокка газ кертү мәсьәләсе белән якыннан таныштылар.

/Фотолар Әлфия Когогина штабыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев