Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайны онытмасак, телебез дә онытылмас

Иске Абдул урта мәктәбендә быелгы уку елы күп кенә матур вакыйгалары белән үтеп китеп бара. Мәктәп үзенең 100 еллык тарихынын барлады, күпме мавыктыргыч һәм кызыклы чаралар, очрашулар, ачык дәресләр уздырылды. Апрель ае, ел саен, мәктәбебездә Тукай айлыгы итеп билгеләп үтелә. Быел да ул зур әзерлек, оешканлык белән узып бара. Бөек...

Иске Абдул урта мәктәбендә быелгы уку елы күп кенә матур вакыйгалары белән үтеп китеп бара. Мәктәп үзенең 100 еллык тарихынын барлады, күпме мавыктыргыч һәм кызыклы чаралар, очрашулар, ачык дәресләр уздырылды.

Апрель ае, ел саен, мәктәбебездә Тукай айлыгы итеп билгеләп үтелә. Быел да ул зур әзерлек, оешканлык белән узып бара. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 елга багышланган чаралар әле дәвам итә. Бу көннәрдә "Шагыйрьләр солтаны булып мәңге яшәрсең, Тукай!" исеме астында гаҗәеп кызыклы, балалар ихласлыгы белән ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

"Гөлчәчәк" балалар бакчасы, башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигъри марафон, урта һәм өлкән сыйныфлар катнашында КВН кебек мәктәпкүләм чаралар укучыларыбыз күңелендә җуелмас эз калдырды. "Тукай шигырьләрен яттан сөйлә!"бәйгесе түбән сыйныф укучылары арасында аеруча кызыксыну уятты. Укучыларның берсен-берсе уздырырга теләп ясаган матур чыгышлары күпләр күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган ветеран укытучы Насыйрова Хәнифә апа балаларга зур соклану катыш рәхмәт сүзләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Бәйгедә Ахтямова Лилия, Саетгараева Рания, Шакурова Инзилә, Саетова Ильвина, Валиев Азаматларның чыгышлары югары бәяләнде. Ә менә Саетов Алмаз һәм Исламова Әминә сәхнә осталыклары белән тамашачы-укучыларыбызның мәхәббәтен яуладылар.

Башлангыч укучылары арасында туган тел фәннәре буенча белемнәрен тикшерү максатыннан "Тукай олимпиадасы" үткәрелде. Анда 3 сыйныф укучысы Саетов Алмаз, 4 сыйныф укучысы Саетгараева Рания югары балларга ирештеләр. "Әфәрин, укучыларыбыз! Киләчәктә дә сынатмассыз!" дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев