Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Сарапулдагы Сабантуйда катнашты

8 июльдә район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге делегация - барысы 63 кеше - Сарапул шәһәрендә Сабантуйда булып кайтты. Татарстаннан анда бары тик тукайлылар гына иде. Бәйрәмдә Иске Абдулның «Асылъяр», Сәмәкәйнең «Зиләйлүк» фольклор ансамбльләре чыгыш ясады, районның китапханә хезмәткәрләре кул эшләре буенча мастер-класс күрсәттеләр, китаплар күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, курчак театры куйдылар....

8 июльдә район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге делегация - барысы 63 кеше - Сарапул шәһәрендә Сабантуйда булып кайтты. Татарстаннан анда бары тик тукайлылар гына иде. Бәйрәмдә Иске Абдулның «Асылъяр», Сәмәкәйнең «Зиләйлүк» фольклор ансамбльләре чыгыш ясады, районның китапханә хезмәткәрләре кул эшләре буенча мастер-класс күрсәттеләр, китаплар күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, курчак театры куйдылар. Шүрәле, Су анасы, Әби, Бабай булып киенгән райондашлар белән дә Сабантуй кунаклары бик теләп аралашты, алар белән истәлеккә фотога төште. Шулай ук тукайлылар белән бергә Казаннан «Сорнай» ансамбле чыгыш ясады. Район делегациясе Сарапулдагы милли бәйрәмдә быел икенче мәртәбә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев