Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне - Армиянең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Анда Татарстанның барлык районнарыннан да делегатлар катнашты. Шул исәптән тукайлылар да Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Тукай районыннан тантаналы чарада башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад эшләре буенча урынбасары Ленар Авзалов, хәрби...

Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне - Армиянең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Анда Татарстанның барлык районнарыннан да делегатлар катнашты. Шул исәптән тукайлылар да Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тукай районыннан тантаналы чарада башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад эшләре буенча урынбасары Ленар Авзалов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шафикова, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Айбулат Якупов, Илгиз Зиннәтуллин, Багзар Фазлиев, «Юнармия» балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәт җитәкчесе Николай Хлопунов, юнармеец Зинаида Костарева катнашты. Чәчәкләр салуда һәр районга үз вакыты билгеләнләгән иде.

Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дәвам итте. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты, дип хәбәр итте газета хәбәрчесенә Тукай районы делегациясе.

Район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов: «Ватаныбызның тынычлыгын, иминлеген саклап торучы армия хезмәтенең 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашуыбыз белән без сугыш кырында башларын салган ватандашларыбыз истәлеген зурлыйбыз. Россия армиясенең бүгенге көндә дә көчле, дошманга каршы торырлык коралланган булуы белән без горурланабыз», - диде. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан республиканың һәр районында төрле чаралар бүген дә, иртәгә дә дәвам итәчәк.

Фото "Татар-информ" агентлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев