Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукайлылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” Республика конкурсында катнашты

4 март көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Безнең районнан бу тантанага хөрмәткә лаеклы, хезмәтләрендә уңышка ирешкән 4 гүзәл затыбыз катнашты. "Ярыш" авыл хуҗалыгы оешмасының...

4 март көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Безнең районнан бу тантанага хөрмәткә лаеклы, хезмәтләрендә уңышка ирешкән 4 гүзәл затыбыз катнашты. "Ярыш" авыл хуҗалыгы оешмасының алдынгы сыер савучысы Фидания Марданова, Теләнче-Тамак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия "Ел укытучысы" конкурсының район этабы җиңүчесе Алсу Абзалова,"Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре, шәфкать туташы, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашып район данын яклап "Хатын-кыз-әни" номинациясендә матур чыгыш ясаган Альмира Салахутдинова, "Гиндукуш" хәрби дан музее" җитәкчесе, "Ак калфак" бөтендөнья иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашып район данын яклап "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә тамашачы мәхәббәтен яулаганРезеда Гарипова катнашты.
Иң элек Татарстан Президенты барлык хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, 8 Март бәйрәме белән котлады һәм исәнлек-саулык теләде. "Без, мөгаен, хатын-кызның дәүләт, республика, һәр гаилә өчен әһәмиятен кайчак бәяләп тә бетермибездер. Хатын-кыз ул - гаилә нигезе, ә гаилә - дәүләт нигезе. Сез - аналар да, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә. Сезнең алда баш иябез", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов һәм рәхмәтен җиткерде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гүзәл затларны тәбрикләп: "Бер гасыр элек дөньяның хатын-кызлары үз хокуклары турында белдереп, ир-атлар белән тигезләште. Хокукларга ия булганнан алып, әле беркайчан да 8 Март хөрмәтенә 4 көн рәттән бәйрәм иткән юк иде. Алда нәрсә буласын фаразларга кыймыйм, - дип шаяртты ул. - Сезнең йөрәкләрнең җылысы, сезнең тәэсирегез белән Россия шартларында кыш та йомшарды. Әле бүген бирегә килгәч тә хатын-кызлар, кичә "Ак Барс"ның 8:0 исәбе белән җиңүе әллә ир-атлар казанышымы, ул хатын-кыз тырышлыгы бит, диләр. Ничек кенә булмасын, бу - сезнең җиңү". Минтимер Шәймиев чыгышын тәмамлап: "Бәхет, шатлык, татулык, күңел тынычлыгы сезгә!" - дип җылы теләкләрен әйтте.
Шулай ук хатын-кызларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Тататрстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Валиева да тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев