Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар бушлай юридик ярдәм хезмәтеннән файдаланды

«Бердәм Россия» партиясе, Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрде. Тукай районында яшәүчеләр, партиянең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Партиянең җирле бүлеге белгече Ландыш Харисова әйткәнчә, халык, гадәттә, җир, милек эшләре буенча мөрәҗәгать итә. Бу көнне дә бер...

«Бердәм Россия» партиясе, Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрде. Тукай районында яшәүчеләр, партиянең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

Партиянең җирле бүлеге белгече Ландыш Харисова әйткәнчә, халык, гадәттә, җир, милек эшләре буенча мөрәҗәгать итә. Бу көнне дә бер тукайлы җир кишәрлеген арендалауны рәсмиләштерү эшен дәвам итү буенча килгән. Аңа ТР Яр Чаллы нотариаль округы нотариусы Флүрә Гайнетдинова җавап бирде. Флүрә Хәмитовна шулай ук Тукай районында яшәүче әти кешегә дә - торак йорттагы үз балаларының әнисенең өлешен алу мәсьәләсе буенча юридик ярдәм күрсәтте. Әни кеше бүгенге көндә ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Нотариус бу четерекле хәлдә кайсы юнәлеш буенча эш итәргә, нинди сорауларда авырлыклар туарга мөмкин икәнлеген җентекләп аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев