Тукайлылар Бөтендөнья татар конгрессының утырышында катнаша
Бүген Түбән Камада Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы уза. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге...
Бүген Түбән Камада Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы уза. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге рәисе урынбасары Гөлназ Шәйхи, Тукай районыннан Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе, "Якты юл" газетасының мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева да катнаша. Утырыш көне буе дәвам итәчәк. "Җидегән чишмә" әдәби берләшмәсенең 35 еллыгына багышланган чара белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев