Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программаларында катнаша ала

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программалары хакында башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге баш белгече Любовь Колчерина чыгыш ясады. «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» федераль максатчан программасы һәм «Татарстанда гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме» республика программасы нигезендә әлеге өлкәдә...

Торак шартларын яхшыртканда социаль түләү алу хокукына түбәндәге категория кешеләр ия:

Яшь гаиләләр. Гариза бирү вакытында ир белән хатын законлы никахта һәм алар 35 яшькә кадәр булырга тиеш. Тулы булмаган гаиләләр дә программада катнаша ала. Бу очракта әти яисә әни кеше 35 яшькә кадәр булырга тиеш. Тагын шундый шартлар бар - яшь гаиләнең бер кешесе социаль түләү алганнан соң кимендә 5 ел агросәнәгать яки социаль сферада хезмәт итәргә, даими яшәү урыны авыл җирлегендә булырга, яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга һәм гаиләнең үз мөмкинлекләре торак төзү яисә сатып алуның 30 процентын каплый алырлык булырга тиеш.

Яшь белгечләр. Гариза бирү вакытында ялгызы яшәүче яисә законлы никахта булучы кеше 35 яшькә кадәр, югары, урта һөнәри белемгә ия яки уку йортының соңгы курсында белем алырга тиеш. Шартлар - социаль түләү алганнан соң кимендә 5 ел агросәнәгать яки социаль сферада хезмәт итәргә, даими яшәү урыны авыл җирлегендә булырга, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга яисә, гомумән, авыл җирлегендә торагы булмаган яшь белгечнең үз мөмкинлекләре торак төзү яисә сатып алуның 30 процентын каплый алырлык булырга тиеш.

Гражданнар. Югарыда саналган программаларга эләкмәгәндә тукайлылар «Гражданнар» программасы ярдәмендә торак шартларын яхшырта ала. Моның өчен шартлар - даими яшәү һәм хезмәт итү урыны авыл җирлегендә булырга, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга һәм гаиләнең үз мөмкинлекләре торак төзү яисә сатып алуның 30 процентын каплый алырлык булырга тиеш.

Төзелеш яки торак сатып алуда социаль түләүләр бәясенең хисабы гаиләнең бүгенге көндә яшәгән урынының гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнә. Бер кеше өчен бу 33 квадрат метр булса, ике кешелек гаилә өчен - 42 метр, ә өч яки аннан да күбрәк кешеле гаиләләр өчен һәр кешегә 18 квадрат метр исәбеннән. Гаиләнең торак шартлары шушы күрсәткечләрдән ким булса, ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип таныла. Фаил Камаев шунысын да искәртте, әлеге программалар буенча алдашулар да булырга мөмкин. Мәсәлән, социаль түләүләрне алгач, гаилә яисә белгеч авыл хуҗалыгы тармагында эшләүдән китсә, дәүләт акчалары кире кайтарылырга тиеш. Мондый очраклар инде булган һәм хокук саклау органнары әлеге фактларны ачыклаган.

Шулай ук «Авыл җирлегенә кредит» программасы да бар. Бу юнәлеш тә нәкъ менә авыллардагы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен каралган. Кредит ставкасы елына 7 процент тәшкил итә.

Тукай районында быел социаль программалар буенча шәхси йортлар төзелүе дә көтелә. Дәүләт торак фонды белән килешү төзеп, Круглое Поле поселогында, Бәтке авылында гомуми мәйданы 70-100 квадрат метр булган эконом класслы өйләр салу планлаштырыла. Киләчәктә шулай ук авыл җирлекләрендә торып эшләүчеләр өчен социаль найм программасы буенча йортларны 5 елга кадәр арендага алу мөмкинлеген дә булдыруны да күздә тота район җитәкчелеге.

Авылда эшләп, авылда яшәгән кешеләргә ярдәм итү программаларын киң кулланырга, тукайлыларга бу өлкәдә ярдәм итәргә кушты Фаил Мисбахович башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегенә. Торак шартларын яхшыртырга теләге булган тукайлылар үзләренең сораулары белән башкарма комитетка мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев