Тукай районының тернәкләндерү мәктәбе теннисчылары – беренче урында
Дүшәмбе көнне Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенең өч укучысы Менделеевск шәһәрендә өстәл теннисы буенча үткән республикакүләм ярышның зона турында катнашты. 5нче сыйныф укучысы Полина Семинадан, 8нче сыйныф укучылары Вадим Локманов һәм Данил Перескоковтан торган команда сигез районнан килгән балалар арасында беренче урынны алды. Балаларны физкультура укытучысы Гөлназ Хафизова әзерләде. Хәзер мәктәпнең...
Дүшәмбе көнне Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенең өч укучысы Менделеевск шәһәрендә өстәл теннисы буенча үткән республикакүләм ярышның зона турында катнашты. 5нче сыйныф укучысы Полина Семинадан, 8нче сыйныф укучылары Вадим Локманов һәм Данил Перескоковтан торган команда сигез районнан килгән балалар арасында беренче урынны алды. Балаларны физкультура укытучысы Гөлназ Хафизова әзерләде. Хәзер мәктәпнең теннисчылар командасы май аенда үтәчәк республика турына әзерләнә, дип хәбәр итте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Фәхретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев