Тукай районында яшәүче егет-кызларны «Пар канат» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Яшьлек, гашыйк булу, гаилә кору - кеше гомеренең бу этаплары, бер яктан, иң рәхәт вакыты, икенче яктан караганда, иң авыры да. Картлык көнеңә кадәр яратып, хөрмәт итеп яшәрлек кешене табуы...ай-һай кемгә генә җиңел бирелә икән?! "Кеше күңеле - карурман" ди халык мәкале. Өлкәннәр, әти-әниләр сүзенә колак салмыйча, "Мин аны яратам"...
Яшьлек, гашыйк булу, гаилә кору - кеше гомеренең бу этаплары, бер яктан, иң рәхәт вакыты, икенче яктан караганда, иң авыры да. Картлык көнеңә кадәр яратып, хөрмәт итеп яшәрлек кешене табуы...ай-һай кемгә генә җиңел бирелә икән?! "Кеше күңеле - карурман" ди халык мәкале. Өлкәннәр, әти-әниләр сүзенә колак салмыйча, "Мин аны яратам" дип, үзсүзләнеп гаилә корганнар һәм соңыннан үкенгәннәр азмы әллә? Хәзерге яшьләр, әлбәттә, кайбер нәрсәләрдә элекке буыннарга караганда күпкә белемлерәк. Тик шулай да гаилә кору кебек җаваплы гамәлне башлар алдыннан җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәк дигәнне еш кына онытып җибәрәләр шул. Булачак тормыш иптәшеңне төрле ситуацияләрдә күреп, аның холык-фигылен, уй-фикерләрен яхшырак белсәң, һич кенә дә артык булмас иде.
Бүгенге яшьләрнең рәсми гаилә-никах мөнәсәбәтләренә әзерлеген тикшерү, аларда булачак тормыш иптәшен сайлауга җитди караш формалаштыру ниятеннән, "Мизгел" милли-мәдәни клубы Тукай районы ЗАГС бүлеге белән берлектә "Пар канат" дип исемләнгән бәйге үткәрергә булдылар. Әлеге бәйгедә татар телен белүче, үзара дуслашып йөрүче парлар: егет һәм кызлар катнаша ала.
Бәйге Гашыйклар көне алдыннан, 10 февральдә 13 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәге бинасында булачак. Бу бәйгедә катнашучы парлар үзләренең мәхәббәт-танышу тарихы турында визитка, үз куллары белән башкарылган эшләнмә яки пешерелгән ризык, татар драматургларының әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәкләр, милли традицияләрне өйрәнү, төрле ситуацияләрдән ничек чыгу буенча белгәннәрен сынап карый алачаклар. Ә Тукай районы ЗАГС бүлеге, Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре, психологлар катнашындагы мәртәбәле жюри аларның осталыгына бәя куеп кенә калмыйча, парларга киләчәк тормышларында ярдәм булырлык киңәшләрен дә бирәчәк.
"Пар канат" бәйгесендә катнашу өчен Тукай районы ЗАГС бүлегенә, "Нур" яшьләр үзәгендә эшләп килүче "Мизгел" милли-мәдәни клубына мөрәҗәгать итәргә була. Заявкаларны шулай ук mcnur@mail.ru электрон адресы буенча һәм 8.917-237-94-08 телефоны аша да бирергә була, дип хәбәр итә "Мизгел" клубы җитәкчесе Зәмирә Ларичева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев