Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында мәктәп автобуслары юлларына – ремонт, яшь инспекторларга шөгыльләнү өчен уңай шартлар кирәк

Район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кайсы урыннарда еш кабатлана юл өслеге кайда нык начар, кайда өстәмә юл билгеләре кирәк һәм, ниһаять, юл хәрәкәтенең яшь инспекторларына шөгыльләнү өчен ни җитми, юл билгеләрен кемнәр буйый һәм ни өчен - юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында әнә шулар турында сөйләштеләр. Район буенча ЮХИДИ...

Район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кайсы урыннарда еш кабатлана юл өслеге кайда нык начар, кайда өстәмә юл билгеләре кирәк һәм, ниһаять, юл хәрәкәтенең яшь инспекторларына шөгыльләнү өчен ни җитми, юл билгеләрен кемнәр буйый һәм ни өчен - юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында әнә шулар турында сөйләштеләр.
Район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиевның чыгышыннан күренгәнчә, елның дүрт аенда барысы 20 һәлакәт теркәлгән, аларда 30 кеше сәламәтлегенә зыян алган, 1 кеше үлгән. Әйтергә кирәк, саннар узган елның шул чорыннан шактый кимрәк. Былтыр 33 һәлакәттә 47 кеше җәрәхәтләнгән, 4 кеше үлгән. Иң фаҗигале урыннар булып Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының беренче 5 километры, Яр Чаллы - Сарман юлының 4-5 километры һәм 18-19 километры санала. Бу урыннарга өстәмә юл билгеләре, видеотеркәү приборлары куелган.
Автоюлларны комплекслы тикшерү вакытында шактый җитешмәүчелекләр ачыкланган. Бу юл өслегенең торышына гына кагылмый. Мәсәлән, маршрут автобуслары тукталышлары тиешле таләпләргә туры килми яки алар бөтенләй юк, тукталыш икәнне аңлаткан юл билгеләре җитми. Тикшерү авылларда 36 ясалма тигезсезлек, 31 урында «Балалар» дигән юл билгесе, 10 җәяүле юлын төзекләндерәсе бар икәнен күрсәткән.
Мәктәп автобуслары маршрутларына килгәндә, Нефтебаза - Бәтке арасындагы юлга аерым тукталдылар комиссия әгъзалары. Сөенечкә, 4,6 км озынлыгындагы бу юл быелгы ремонт планына кертелгән, бу эшкә 27 млн сум акча юнәлтеләчәк, подрядчы оешма белән килешү төзелгән. Аерата проблемалы участоклардан Яр Чаллы - Водозабор арасы, «Түбән Кама» милли паркындагы юллар искә алынды. Күгәш авылына керә торган күпердә коймалар юк, аннан да мәктәп автобусы йөри. Теләнче Тамак белән Останково арасы нык начар, ел саен грейдер белән үтүгә карамастан, проблема кискен кала бирә.
Мәктәпләрдә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командалары эшләп килә, Суыксу малайлары һәм кызлары әле күптән түгел генә «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә көчләрен сынадылар. Ләкин нинди дә булса уңышка ирешү өчен шөгыльләнергә яхшы шартлар кирәк. Бу яктан әле шактый аксыйбыз икән. Әлеге проблема ЮХИДИ эшчәнлегендә беренче чиратта хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп үтте Шамил Ганиев. Аерым кабинет, велосипедлар, аларда фигуралы йөрү өчен элементлар җыелмасы, методик әдәбият, автошәһәрчек кирәк. Комиссия рәисе Рәсим Асылгәрәев мәгариф бүлегенә ЮХИДИ белән берлектә бу мәсьәләне контрольгә алырга, чыгымнарны исәпләргә кушты.
Ә менә юл билгеләрен бозучылар белән ничек итеп көрәшергә кирәклеге хакында әлегә төгәл генә бер фикергә килә алмадылар комиссия әгъзалары. Тизлекне 50 км/сәгатькә кадәр чикләү торган билгеләрне буйыйлар, 70 икән - кагылмыйлар, анысы машина йөртүчеләрдә ризасызлык тудырмый, диелде утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев