Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында ата-аналарны баласының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә чакыралар

Майның соңгы декадасында һәм июнь башында Татарстан Республикасында кече яшьтәге 5 баланың тәрәзәдән егылу очраклары теркәлде. Аларда 2 баланың гомере өзелде, 3 бала сәламәтлегенә зыян алды. Әлеге фактлар ата-аналарның балаларын тиешенчә карамаганнарын раслый. Ә бу административ җаваплылык дигән сүз. Моннан тыш, әти-әнинең яки баланы тәрбияләү бурычы алган законлы вәкилнең гамәлләре...

Майның соңгы декадасында һәм июнь башында Татарстан Республикасында кече яшьтәге 5 баланың тәрәзәдән егылу очраклары теркәлде. Аларда 2 баланың гомере өзелде, 3 бала сәламәтлегенә зыян алды. Әлеге фактлар ата-аналарның балаларын тиешенчә карамаганнарын раслый. Ә бу административ җаваплылык дигән сүз. Моннан тыш, әти-әнинең яки баланы тәрбияләү бурычы алган законлы вәкилнең гамәлләре җинаять җаваплылыгына да туры килергә мөмкин. РФ Җинаять Кодексының 125 маддәсе («Баланы куркыныч астында калдыру») һәм 156 маддәсе («Балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә үз бурычларыңны үтәмәү») нәкъ шуны күздә тота.
Шуларны истә тотып, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бу мәсьәләне җитди контрольгә алырга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү учреждениеләрендә бу темага ата-аналар җыелышлары үткәрергә, җаваплылык, куркынычсызлык чаралары турында тәфсилләп аңлатырга чакыра. Җыелышта педагоглар белән бергә психологларның, эчке эшләр органнары вәкилләренең дә катнашуы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев