Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында 8 мартта югалган 16 яшьлек кыз Сарапул шәһәрендә табылган

Юлия моңа кадәр инде сигез тапкыр өеннән киткән булган. Ике атна дәвамында Тукай районында, якындагы авыл-шәһәрләрдә Иске Дөреш авылы кызы - 16 яшьлек Юлия Немыхны эзләү чаралары барды. Юлия өеннән 8 март көнне көндезге өчтә чыгып киткән була. Ниһаять, 22 мартта кыз баланы кичке уннар тирәсендә Сарапул шәһәренең бер кибетендә...

Юлия моңа кадәр инде сигез тапкыр өеннән киткән булган.

Ике атна дәвамында Тукай районында, якындагы авыл-шәһәрләрдә Иске Дөреш авылы кызы - 16 яшьлек Юлия Немыхны эзләү чаралары барды. Юлия өеннән 8 март көнне көндезге өчтә чыгып киткән була. Ниһаять, 22 мартта кыз баланы кичке уннар тирәсендә Сарапул шәһәренең бер кибетендә күреп, танып алалар. Хәзерге вакытта Юлия балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ата-анасына кайтарып тапшырылган. Ике атна дәвамында кыз баланың кайда булганлыгы ачыклана.

Юлия Теләнче Тамак авылында урнашкан тернәкләндерү интернат-мәктәбе укучысы. Биредә ул 2012 елдан бирле тәрбияләнә. Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хәбәр итүенчә, Юлия моңа кадәр дә югала торган булган. Мондый очраклар сигез тапкыр теркәлгән. Шунысы мөһим, интернет-мәктәптә булган вакытта кыз баланың каядыр чыгып китү нияте бер дә булмаган. Югалу очраклары өйгә, ягьни Иске Дөрешкә бәйрәм көннәрендә яки ялларга кайткач булган. Кызның «сәяхәт итү»ләре 2 яки 4 көннән дә артыграк сузылмаган - кыз бала өенә я үзе кайткан яки балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре аны Чаллы шәһәренең урамнарында табып өйгә кайтара торган булганнар. Ни өчен йорттан чыгып китеп, үзеңнең кайдалыгыңны белдермәдең, дигән сорауга кыз бала: «Миңа өйдә әти-әниләр тарафыннан игътибар җитми, үземне ялгыз хис итәм», - дип җавап бирә торган булган. Шулай ук кыз балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренә башка затлар ягыннан аның хокукына каршы бернинди дә гамәлләр кылынмавын әйткән. Югалып торган көннәрдә шәһәр урамнары буенча җәяү йөрүен сөйләгән.

Бу вакыйгага кадәр Юлия 2016 елның 5 ноябрендә өеннән югалган булган. 4 көн үткәннән соң кыз бала Түбән Кама шәһәренең Вахитов тукталышында табып алына. Шул хәлләрдән соң мәктәп-интернатка кире кайтарыла һәм укуын дәвам итә.

- Юлия сәләтле бала. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендәге пешекчеләр әзерләүче уку йортына керерегә нияте барлыгы турында сөйләде. Бәйләү, чигү эше буенча осталыгы бар. Биредә үзен яхшы хис итә, дуслары да юк түгел. Юлиянең гаиләсенә килгәндә, аларның алкоголь куллануы яки Юлиягә карата рәхимсез карашы сизелмәде, - ди тернәкләндерү интернат-мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Фәхретдинова.

Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хәбәр итүенчә, кыз моңа кадәр дә сукбайлыкта йөрергә яраткан, үзен чит исем белән таныштыра торган булган. Ул күбрәк парклар, скверлар, фонтан тирәләрендә, кибет эчләрендә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев