Тукай районы Теләнче Тамак авылында Май чабу бәйрәме үтте
Теләнче Тамак авылында урнашкан Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче әби-бабайлар Май чабу бәрәмен түземсезләнеп көтеп алдылар. Аларга иң баштан бәйрәмнең йолалары, традицияләре турында сөйләнде. Өлкәннәребез бик тә кызыксынып әлеге бәйрәмдә беренче эш итеп кышны озату һәм язны чакыру традициясен, табигатьне ни рәвешле йокыдан уятып була - шул турыда...
Теләнче Тамак авылында урнашкан Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче әби-бабайлар Май чабу бәрәмен түземсезләнеп көтеп алдылар. Аларга иң баштан бәйрәмнең йолалары, традицияләре турында сөйләнде. Өлкәннәребез бик тә кызыксынып әлеге бәйрәмдә беренче эш итеп кышны озату һәм язны чакыру традициясен, табигатьне ни рәвешле йокыдан уятып була - шул турыда тыңладылар. Төркемләп уздырыла торган дәресләрдә әби-бабайлар Май чабу бәйрәменең тулы тарихы белән таныштылар.
Бәйрәм көнне без - интернат-йорт хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр урамга чыгып, иң баштан, кышны озату, язны каршы алу такмакларын әйттек, әйлән-бәйлән уйнадык, күңелле җырлар башкардык. Махсус сүзләр әйтеп, шау-гөр астында карачкы яндырдык, илгә-көнгә тынычлык теләдек. Соңыннан исә бергәләшеп кайнар коймаклар һәм тәмле-баллы чәй белән сыйландык, дип хәбәр итә безгә Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев