Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итә

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү һәм аларның шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын тормышка ашыру йөзеннән, РФ Генераль прокуроры күрсәтмәсе нигезендә прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уздырылып килә. Тукай районы прокуратурасында исә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү агымдагы елның апрель аеннан бирле һәр айның беренче сишәмбе көннәрендә...

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү һәм аларның шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын тормышка ашыру йөзеннән, РФ Генераль прокуроры күрсәтмәсе нигезендә прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уздырылып килә.

Тукай районы прокуратурасында исә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү агымдагы елның апрель аеннан бирле һәр айның беренче сишәмбе көннәрендә эш сәгате вакытында үткәрелә. Адресы - Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 52 йорт (ГЭС бистәсе, 8/4).

Тукайлылар юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең юридик хокуклары бозылу турындагы Тукай районы прокуратурасы компетенциясендә булган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә мәгълүмат алу һәм кабул итүгә язылу өчен телефоннар: (8552) 71-31-33, 71-35-91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев