Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы халкы язгы ташу белән көрәшә

Берничә авылда урамнарны, ишегалларын су баскан. Тукай районы халкы социаль челтәрләрдә торак пунктларны су басуы турында хәбәрләр җиткерә. Шаһитларның берсе Олы Шилнә авылында елганың ярларыннан чыга башлавын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, елга аръягындагы урамда су ишегалларына килеп җиткән. Ильбухтино авылында халык су агу канаулары юклыкка борчыла. Югары урамны су баскан....

Берничә авылда урамнарны, ишегалларын су баскан.

Тукай районы халкы социаль челтәрләрдә торак пунктларны су басуы турында хәбәрләр җиткерә.

Шаһитларның берсе Олы Шилнә авылында елганың ярларыннан чыга башлавын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, елга аръягындагы урамда су ишегалларына килеп җиткән. Ильбухтино авылында халык су агу канаулары юклыкка борчыла. Югары урамны су баскан.

Иске Ерыклының Солидарная урамында яшәүчеләрнең сарайлары һәм бакчалары су эчендә калган. Биредә электр уты да өзелгән.

"Йорт, баз, бакча, гараж - барысы да су эчендә! Су тездән югары!", - дип сөйли авылда яшәүче хатын-кыз. Аның сүзләренчә, авылга һәр яз саен шундый бәла килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев