Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында ятимнәр һәм социаль ипотека программасында торучылар фатирлы булдылар

Александр Яковлев ятимнәрне торак белән тәэмин программасы буенча чиратта 2012 елдан торган. Бүген ул Круглое Поле поселогында төзелгән өр-яңа йорттан фатир ачкычы алды. Тантанага Александр хатыны Вера һәм кечкенә улы белән килгән иде. Олы кызлары исә балалар бакчасында. Александр белән беррәттән кичә районның тагын 15 ятиме тораклы булды. Аларның барысына...

Александр Яковлев Җәйләү авылында абыйсы тәрбиясендә үскән. Бүген гаиләсе белән Яр Чаллыда фатир арендалап яши, шунда эшли. «Круглое Полега күчәрбезме, юкмы - әлегә әйтә алмыйбыз. Шулай да, фатирлы булуыбызга бик шатбыз», - диләр Яковлевлар.
Минзәлә районыннан үзен тәрбиягә алган әнисе Зоя Иванова белән килгән 21 яшьлек Евгений Юшко Круглое Полега күченеп яшәргә җыена. «Безгә фатир бик ошады: якты, җылы. Ятимнәргә шулай ярдәм иткәне өчен хөкүмәткә рәхмәт», - ди Зоя. Ул җиде ятим бала алып, барысын да шулай олы тормышка озаткан. Женяның бертуган абыйсы Максим да шушы көннәрдә Чистайдан фатир алырга тиеш икән. Ул да Зоя Иванова тәрбиясендә яшәгән. Женя бүген Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында электрик һөнәрен үзләштерә. Круглое Поле - тимер юлчылар поселогы, биредә үз һөнәре буенча эш булыр дип уйлый ул.
Фатирлы булу бәхетенә ирешкәннәрнең барысы да яшьләр: гаиләлеләре дә, әле тормыш корырга өлгермәгәннәре дә бар. Йорт тапшыру тантанасына килгән кунаклар да аларга бары тик уңышлар, киләчәкләренең якты булуларын гына теләделәр. Бәйрәмдә ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, «Домкор» төзелеш оешмасы генераль директоры Илдар Әхмәтгәрәев, район башлыгы Васил Хаҗиев катнашты. Энгель Фәттахов быел республикада ятимнәрне торак белән тәэмин программасына бюджеттан 360 слн сум акча бүленүен, әлеге программа кысаларында 305 кешене фатирлы итү бурычы куелуын, инде 158енең ачкычлар алуын билгеләп үтте. Калганнары да ел ахырына кадәр яңа тораклы булачак, диде ул. Яңа фатирларның хуҗаларын котлады, подрядчы оешманың җитәкчесенә рәхмәт хаты тапшырды.
Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Яманов бүгенге фатир сезнең киләчәк тормышыгызга, үсешегезгә беренче ныклы адым булсын дип теләде. Әйтергә кирәк, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гамәлгә ашыра торган программалар ярдәмендә 2017 ел башыннан республикада барысы 111 йорт куллануга тапшырылган, 4974 гаилә яңа фатирлы булган.
Район башлыгы Васил Хаҗиев ятимнәрне тораклы итү программасының киләчәктә дә эшләвен теләде. Ә бүген ачкыч алган гаиләләр гел шулай бәхетле булсыннар, балалар үстерсеннәр, тормышлары уңай дәвам итсен, барысы да яхшы булсын, диде.
Район опека һәм попечительлек бүлеге мәгълүматлары буенча, бүгенгә бездә торак шартларын яхшыртуга чиратта 80гә якын ятим тора. Соңгы өч елда бу категориягә кергән 34 кеше фатирлы булган. 2015 елда 13 ятим «Татарстан» совхозы поселогында төзелгән йорттан торак алган булса, узган ел 5 ятимгә торак республиканың төрле районнарыннан бирелгән иде.
Котлаулардан һәм ачкычларны тапшырудан соң, символик лента киселде, бу йортка иминлек һәм бәхет юрап, бусагадан беренче булып мәче үткәрелде, аннары йорт хуҗалары фатирларына уздылар.
Фоторепортажны биредә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев