Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай муниципаль районы башлыгының Сабан туе котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе - хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Сабан туе хезмәт кешесен данлый, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенгечә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт...

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе - хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Сабан туе хезмәт кешесен данлый, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенгечә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйтү, олы эшләрдән соң җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш, спорт ярышлары уза торган киң мәйданнары, татар халкының көч-егәрен, рух ныклыгын, күңел көрлеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыралар. Быел безнең игенчеләребез иңне-иңгә куеп, тырышып эшләде, нәтиҗәдә, булачак уңышка ныклы нигез салынды. Икмәк - байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез дә көчле булыр. Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет телим.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев