Тукай халкы үз тавышын бирде
Районда исемлеккә барлыгы 39515 сайлаучы теркәлеп, шуларның 35001е тавыш бирергә килде.
14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә узган Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауларда районыбызда иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр 44 сайлау участогы эшләде. Сайлауларда тукайлылар актив катнашты
Исемлеккә барлыгы 39515 сайлаучы теркәлеп, шуларның 35001е тавыш бирергә килде.
Тукай районында сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын эшкәрткәннән соң түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды. Татарстан Рәисен сайлауларда республикабызның хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, тукайлыларның 33004 тавышын җыйды, бу сайлаучыларның 91,6 процентын тәшкил итте. КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов өчен 1154 кеше, «Гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» партиясеннән Виталий Смирнов өчен 682 тукайлы тавыш биргән. Районның 975 сайлаучысы ЛДПРның республика бүлеге лидеры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыповка тавыш биргән. Бозылган дип табылган бюллетеньнәр саны – 212.
Татарстанда сайлау нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 1,9 млн тавыш җыеп (88,09 процент) җиңде.
Районда сайлаулар тыныч һәм халыкның зур активлыгы шартларында узды. Участокларда 140 күзәтүче эшләде. Хокук бозулар ачыкланмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев