Эшләр Әҗмәкәй авылының Подсолнухи микрорайонында башкарылды.
Тукай районында күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында керү юллары төзелеше тәмамланган. Эшләр Әҗмәкәй авылының Подсолнухи микрорайонында башкарылды, анда Яр Чаллыдан 2300гә якын күп балалы гаилә яши.
Нәтиҗәдә биш урамда 5,2 чакрым юл вак таш-ком катнашмасыннан салынган. Эшләр барышында төзүчеләр юл янын һәм су үткәргеч торбалар салдылар.
2025 елда программа үз эченә 6 объектны алган иде, һәм хәзерге вакытта ул тулы күләмдә гамәлгә ашырылган.
Чыганак: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының матбугат хезмәте.
Нет комментариев