Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районының «Беренчеләр хәрәкәте» өчен мөһим вакыйга

Тукай районының яшьләр үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте»ндә торучы иң актив укучыларны берләштергән масштаблы чаралар программасы узды.

Алар арасында – мәктәп Советларының сайланган рәисләре, юнәлешләр лидерлары һәм сстазлар.

Көн программасына өч төп вакыйга кертелгән иде:

- Ачык дебатлар. Район Советы рәисе вазыйфасына кандидатлар һәм юнәлешләр лидерлары үзләренең программаларын һәм үсеш күзаллауларын күрсәттеләр, шулай ук залдагы сорауларга җавап бирделәр.

Стратегик конференция. Конференция барышында ачык тавыш бирү юлы белән җирле совет рәисе һәм хәрәкәтнең барлык юнәлешләре лидерлары сайланды. Яңа активны сайланулары белән котлыйбыз һәм нәтиҗәле эш телибез!

Остазлар белән киңәшмә. Көн район мәктәпләре остазлары белән эшлекле очрашу белән тәмамланды, анда үсеш перспективалары һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.

Чарага Казаннан килгән кунаклар – җирле бүлекләр кураторы Азат Хөснетдинов һәм балалар бергәлеге белән эшләү буенча координатор Аделина Миникаева аеруча зур әһәмият бирде. Алар катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясадылар һәм остазлар белән киңәшмәдә актив катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев