Тукай районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәреләчәк
Иртәгә Мәләкәс авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына мөһим гуманитар ярдәм җибәрелә.
Иртәгә Мәләкәс авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына мөһим гуманитар ярдәм җибәрелә.
Үз фурасында махсус хәрби операция зонасына җирлек депутаты Сергей Федорович Курочкин барачак. Гуманитар ярдәм белән:
- 200 мең сумлык агач материаллары;
- 75 мең сумлык кабель;
- 5 йөк һәм 12 җиңел шина;
- 75 мең сумлык азык-төлек җыелмалары;
- җылы кием, ятьмәләр, саморезлар, юрганнар һәм мендәрләр.
Машинаны 2 тонна дизель ягулыгы белән тәэмин иткән «КРУЭЛ» ҖЧҖ компаниясенә аерым рәхмәт.
Без ярдәм җыюда, машинаны төяүдә һәм бу мөһим миссияне оештыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу игелекле эшкә керткән өлешләре өчен һәркемгә рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев