Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында мобиль поликлиника эшләп килә

Федераль «Озын гомер һәм актив тормыш» программасы кысаларында Тукай районында Яр Чаллы шәһәре 5нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшләячәк.

Эш графигы һәм урыннары:

10 нан 21 ноябрь 2025 ел — Тлянче-Тамак амбулаториясе.

24 ноябрьдән 5 декабрь 2025 елга кадәр — Бәтке амбулаториясе.

Кабул итү дүшәмбедән җомгага кадәр, сәгать 8:00дән 15:00гә кадәр алып барыла.

Мобиль поликлиника хезмәтләре:

Мобиль поликлиника — заманча диагностика җиһазлары белән җиһазландырылган махсуслаштырылган автомобиль-фургон. Ерак авылларда яшәүчеләр тар юнәлешле белгечләрнең консультацияләрен ала һәм тикшерүләр үтә ала:

Табиблар консультацияләре: терапевт, хирург, эндокринолог, офтальмолог, ЛОР, травматолог, гинеколог, уролог, невролог, онколог.

Диагностика: корсак куышлыгы органнары УЗИ, маммография, флюорография.

Лаборатор тикшеренүләр: анализлар тапшыру.

Бу авыл халкына заманча медицина ярдәме, шул исәптән авыруларны иртә ачыклау һәм профилактика уздыру мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев