Тукай районында конференция узды
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев конференция медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүдә әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Тукай районының үзәк хастаханәсендә аллергология һәм пульмонологиягә багышланган конференция узды.
Чара Яр Чаллы шәһәренең төрле медицина учреждениеләреннән табибларны җәлеп итте һәм төбәк өчен мөһим вакыйга булды, чөнки район хастаханәсе беренче тапкыр бу өлкәләрдә хезмәт куючы алдынгы белгечләрне кабул итте. КДМУ фтизиопульмонология кафедрасы мөдире, профессор Александр Визель, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча белгеч, аллерголог-иммунолог Олеся Скороходкина, югары категорияле табиб-пульмонолог, РКБ пульмонология бүлеге җитәкчесе Екатерина Дьякова чыгыш ясады.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев конференция медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүдә әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Экспертлар аллергия, астма, ХОБЛны диагностикалауның заманча ысуллары белән уртаклашты.
Конференциядә катнашучылар оештыручыларга һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев